Наил Табанаков – 2000 еллардагы бик популяр җырчы иде. Ул Чәчкә белән дуэтлары белән дә танылды. Блогер Олеся Лесная автор-башкаручы Наил Табанаковның эш урынында – автосервиста интервью алган.
– Ничек хәлләрегез?
– Ярый, Аллага шөкер. Аяк-кул исән, бәреп үтермәделәр әле.
– Сәхнәдән китүнең төп сәбәбе нинди?
– Кешене концертка җыю өчен, популяр булырга кирәк. Мин – танылган кеше, ләкин популяр түгел. Шуңа күрә миңа концертка кеше җыю авыр. Нәрсәгә авыр – артык акча түгү. Чыгарып атасың – зал арендасы, рекламага тоткан акча үзен акламый.
– Ә сәбәбе эчүчелек булмадымы?
– Эчүчелек дип, минем баш тартканым юк. Авызны ябып тормыйлар.
– Салсалар, эчәсең инде?
– Салсалар түгел, үзем сатып алып та эчәм. Нәрсәгә яшереп торырга инде аны.
– Сәхнәдән киткәч, нәрсә белән шөгыльләнәсез?
– Банкетларга йөрим. Автосервиста эшлим.
– Банкетларда күпме эшлисез?
– Бер чыгу 15 мең.
– Эстрадада дусларыгыз бармы?
– Дуслар бөтенләй юк. Мин шул Рахматуллин белән аралашам. Нормаль кеше.
– Нормаль пацан?
– Әйе. Мин бит сәхнә артында нәрсә булганын үз күзем белән күрдем. Берсе сәхнәгә чыгып китә җырларга, икенчесе кала гримеркада, тегесен «чәйни». Аннары тегесе сәхнәдән керә, монысы чыгып китә, монысы тегесен чәйни.
– Кемнәрнең иҗатын аерып әйтер идегез?
– Кеше буларак түгел, менә Иркә молодец. Хатын-кызлардан Илсөя инде. Хәзерге артистларның сәхнәдәге кассовый җырларын кабул итә алмыйм.
– Татар эстрадасындагы кайсы җырчыларны бөтенләй күралмыйсыз?
– «Мәйдан» каналын беркөнне җибәрдем. Элек ТМВТ чыгара иде нормаль җырчыларны. Хәзер ТМТВда да шул, «Мәйдан»да да шул. Анда карыйсың – мин хәтта исемнәрен дә белмим. Кемнең акчасы бар инде.
– Сез минуска җырлый идегезме?
– Мин минуска гына җырлыйм.
– Әй, блин, плюска дип әйтәсе идем инде.
– Юк. Бер съемка булды «Ленин» мәдәният йортындагы паркта, анда плюска җырларга куштылар. Мин ТНВда Наилә исемле режиссер белән пух-прах килеп беттем, шуннан мине «ТНВ»га чакырмыйлар.
– Сезнең Чәчкә белән шуры-мурылар булдымы?
– У-у-у.
– Булмаган кая диген.
– Бәреп үтерде дип тә язды инде ул мине «Юлдаш» гәзитенә. Кыйнады дип тә язды. Шуры-муры дип теге, аны бит инде кеше сөйләде. Аннары ул безнең пиар да булды.
– Сез специально ясадыгыз?
– Әйе. Чөнки ул вакытта без беренче дуэт татар эстрадасында без җырлый башладык.
– Сезнең соңгы вакытта җырларыгызны яңартып җырлый башладылар. Илнат Фәрхуллин, Зәйнәб Фәрхетдинова. Ул җырларны кешегә бирергә кызганыч түгелме? Алар бит инде сезнең белән танылган җырлар.
– Юк, Олеся кызганыч түгел. «Кызлар көлә» җырын Илнат җырлый. Минем башкаруда ул бөтенләй икене стильдә иде. Мин сәхнәдән киткәч үк ул җыр онытылды. Ә хәзер Илнат җырлый башлады. Мин банкетларда җырлыйм, бөтенләй башкача кабул ителә. Миңа да плюс, андый кызганыч әйберләр юк.
– Тормыштагы иң зур үкенечегез нинди?
– Иң зур үкенеч… Бар инде ул. 90 елларда хәйран гына әшәкелекләр эшләп йөргән булды.
– Группировкалар, тегесе-монысы?
– Әйе… Нәрсәгә кирәк булган ул? Мин хәзер аны бөтенләй аңламыйм.
– «УНИКС»ны тутырып концерт куярга теләгегез юкмы?
– Кем килсен минем концертка зал тутырып. Хәзер анда аренда 200 мең, ди. Юк…
– Берәр спонсор табып.
– Юк. Акчаны аны алуын алырсың да. Бирәсе дә бар. Аның бит кире кайтарылышы булырга тиеш.
– Фанаткалар язамы соң?
– Вконтактеда инде күбрәк. Көнгә бер 100 сообщение килә инде минем. Хәлегез ничек дип. Мин аларга әйбәт дип язып тормыйм инде.
Интервью азагында – Олесядан «фирменный» оятсыз табышмак:
– Артыннан килеп икене тыгасың, рәхәтләнеп китеп барасың?
– «Мне нравится ход ваших мыслей». Нәрсә икән инде бу тагын.
– Ярар, белмәдең инде. Тапочки!
– Әә.
– Син уйлаган нәрсә түгел.
ЧЫГАНАК: https://www.tiktok.com/@leesnayaaleesnaya ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday