Татарстанда өстәмә ял көннәрен ничек алырга?

Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга һәм тагын берничә категория гражданнарга өстәмә ял көннәре тиеш. Аларны ничек алырга?

Закон нигезендә, Татарстан халкы дәүләт һәм республика бәйрәмнәрендә, шулай ук эшләми торган ял көннәре күчерелгән көннәрдә ял итәргә хокуклы. Әмма кайбер очракларда татарстанлылар өстәмә ял көннәренә дә дәгъва итә ала. Мондый ялга кемнәрнең хокукы бар соң?

Ял көннәрендә эшләгән өчен ял

Эш көннәреннән тыш бәйрәм яки ял көнендә эшләгән өчен, кешегә өстәмә ял көне яки акчалата түләүләр алу хокукы бирелә. РФ Хезмәт кодексының 153 нче маддәсе нигезендә, ял яки бәйрәм көнендә эшләгән өчен икеләтә күләмдә түләнергә тиеш. Хезмәткәр, үз теләге белән, түләү урынына отгул алырга да мөмкин. Бу очракта ял яки бәйрәм көнендә эшләгән өчен бер генә күләмдә түләнәчәк, ә ял өчен түләнмәячәк.

Ял яки бәйрәм көннәрендә эшләүне рәсмиләштерү болай башкарыла: хезмәткәр гариза яза, аннары эш бирүче тиешле боерык чыгара.

Инвалид балаларның ата-аналарына ял

Инвалид балаларның ата-аналары, шулай ук аларның законлы опекуннары яки попечительләре аена 4 өстәмә ял көненә хокуклы. РФ ХК 262 нче маддәсе нигезендә, мондый баланың ата-анасы бу 4 көнне үзләре теләгәнчә бүлешә ала, яки барлык тиешле ял көннәрен ата-аналарның берсе ала ала. Бу өстәмә ял көннәре эш бирүче тарафыннан уртача хезмәт хакы күләмендә түләнә.

Бу хокуктан файдалану өчен, эш урыны буенча кадрлар бүлегенә бала туу турында таныклык, теркәлү һәм инвалидлык турында белешмә бирергә кирәк.

Диспансеризация узган өчен ял

Үз сәламәтлеге турында кайгыртучы һәм аны тикшерергә теләүче татарстанлылар диспансеризация узу өчен өстәмә ял ала ала.

РФ ХК 185.1 нче маддәсе нигезендә, 40 яшькә кадәрге хезмәткәр 3 елга 1 тапкыр түләүле өстәмә ял алырга хокуклы, 40 яшьтән пенсия алды яшенә кадәр – ел саен, пенсия алды яшендәгеләр һәм пенсионерлар – елга 2 тапкыр.

Диспансеризация узганнан соң, хезмәткәр тиешле белешмәне эш бирүчегә тапшырырга тиеш.

Кан донорларына ял

Кан (яки аның компонентлары) донорына 3 өстәмә ял бирелә: кан тапшыру көнендә, медицина тикшерүе узган көнне, шулай ук өстәмә көн хезмәткәр теләге буенча башка вакытта.

РФ ХК 186 нчы маддәсе нигезендә, бу ял көннәре уртача хезмәт хакы күләмендә түләнә.

Авыл җирендә эшләүче хатын-кызларга ял

РФ ХК 263.1 нче маддәсе нигезендә авыл җирендә эшләүче татарстанлы хатын-кызлар ай саен өстәмә ял алырга хокуклы. Шул ук вакытта мондый ял өчен эш бирүче түләми.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/tatarstanda-ostama-yal-konnare-alarny-nicek-alyrga-5872271

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле