Казанның Идел буе районы судында бизнесмен Гөлшат Гатауллина эше карала башлады. Аны яла ягуда гаеплиләр.
Гөлшат йөзенә «биоревитализация» дигән процедура уза – тире астына гиалурон кислотасы кертү. Бу процедура тирене яңарту өчен кулланыла.
Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның 14 октябрендә Гөлшат Гатауллина «госуслуги»дан Тикшерү комитетына хат яза. Косметологка күренгәннән соң, тире авыруы башлануын хәбәр итә. Ул мөрәҗәгатенә бер бер поликлиникасыннан алынган дип күрсәтелгән медкарточка фотосын да сала. Анда Гөлшатның косметологка барганнан соң 26-30 октябрьдә хастаханәдә дәвалануы язылган була.
Косметологка каршы җинаять эше кузгатыла, әмма бераздан, прокуратура таләбе буенча, аны туктаталар. Тикшерү версиясе буенча, Гөлшатның поликлинада дәвалануы турындагы справка – ялган булган. Шул сәбәпле, башкаларны гаепләгән Гөлшат үзе гаеплегә әйләнеп кала.
Прокуратура Гатауллинаны «тикшерү бүлегенең кадерле вакытын ялган эшне тикшереп сарыф итүдә» гаепли.
Гатауллина гаебен танымый. Адвокаты әйтүенчә, косметолог лицензиясез эшләгән.
Судта бу конфликтның сәбәбе башка икәне дә ачыкланды. Эш шунда – косметолог хатынның элекке ире 2020 елда дусты белән йортлар салу белән шөгыльләнгән. Дусты аны үзе йөргән хатын белән таныштыра. Гатауллина бу йортларның инвесторы була. Ир әйтүенчә, дусты Гатауллина аша акчаларны чыгарган. Ир әйтүенчә, Гатауллинаның ул чорда ук тиресе белән проблемалары була, шуңа да ул бу ир аша аның косметолог хатыныннан дару сатып ала. Акчаны вакытында бирми. Аннары ул ирнең дустыннан акча таләп итә башлый – бирмәсә, махинация турында полициягә хәбәр итәчәген белдерә. Аннары ул косметолог хатынның иреннән дә 5 миллион сум сорый, аларның страховой взносларны түләмәүләре турында әйтәчәген белдерә. Алар акча бирмәгәч, мошенничество турында кирәкле урынга хәбәр итә һәм ирне шартлы рәвештә 5 елга хөкем итәләр.
Шаһит сүзләренә караганда, СИЗОга ябылган көнне үк Гатауллина аның хатыны янына килеп, акча яки машинаны үз исеменә күчерүне таләп иткән. Бу гамәлләре өчен аңа карата җинаять эше ачылган, суд Гатауллинаны гаепле дип тапкан һәм 5 елга хөкем иткән, ләкин баласының яше сәбәпле җәзаны кичектереп торганнар.
Бу катлаулы эшне ачыклау өчен суд башка шаһитларны да чакырырга кирәк дип утырышны япты.
ЧЫГАНАК: https://www.tatar-inform.ru/news/opasnaya-procedura-ili-sloznye-otnoseniya-biznesvumen-sudyat-za-loznyi-donos-na-kosmetologa-5980585 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday