Казанда Татар музыкасы йорты ачыла, Миләүшә Хәбетдинова тәнкыйтьли: “Хуҗа кулын белмәгән бина!”

-- Р Л

Казанда Салих Сәйдәшевнең мемораль фатирында Татар музыкасы йорты ачыла.

Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, моңа дәүләттән 7,3 миллион сум акча бирелгән. Йорт хәзерге музей бинасында (Горький ур., 13 йорт) ачыла. Бина 2016 елдан бирле төзекләндерелүдә. Яңа ачылган бинада татар профессиональ музыкасына нигез салынудан алып бүгенге замандагы төрле музыкаль юнәлешләр хакында мәгълүмат булачак. Төзекләндерү эшләре ел азагына тәмамланып, Сәйдәшевнең 125 еллыгына – 2025 елның 3 декабренә ачылачак, дип ниятләнә. Сәйдәшевнең 125 еллыгына багышланган чаралар көз азагында башланып китәчәк. Алар – концертлар, театраль постановкалар, күргәзмәләр, һәйкәлгә чәчәйләр салулар. Иң төп чара – Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Гала-концерт. Шулай ук җәен композиторның икенче ватанында – Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында традицион “Сәйдәшстан” сәнгать бәйрәме узачак.

Салих Сәйдәшев – беренче милли композиторларның берсе. Ул барыннан да бигрәк “Зәңгәр шәл”, “Наемщик”, “Кандыр буе” , “Казан сөлгесе” спектакльләренә язган музыкасы белән танылган. Аның иң мәшһүр әсәрләренең берсе  – “Кызыл армия маршы”.
Музей директоры Айдар Әхмәдиев

Тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова бу хәбәргә карата үз фикерен белдергән:
“2016 елдан Музей реконструкциядә, ләкин ремонтның эзе дә күренми. Хуҗа кулын белмәгән бина… Күптән түгел барган идем. Булмаган карны отмосткага өеп, Тинчурин театры бинасының фундаментын бетерәләр. Үз биналарының баскычыннан бардак башлана, музейда мәдәниятнең рухы калмаган… Пластик урындыклар… Элек шундый затлы иде экспозиция… Урам ишеге ачык… Ике вахтер бармак-бармакка сукмыйча утыралар… Хуҗасызлык…. Кызганыч…. Яшь малайларга җыештырырга кирәк дигәч, театр җитәкчелеген гаепләргә тотындылар… Үз баскычларын, ишекләрен тәртиптә тотмаган җитекчеләр тарихи бинада “хуҗа” булып утыралар , Сәйдәш рухын, пөхтәлеген рәнҗетеп. Музей директоры командировка да иде… Күңел күзең сукыр булгач бернәрсә эшләп булмый….Үз җитешсезлекләрен акча юк, театр гаепле дип акланырга тырышты исемсез завхоз егет… Син дә мулла, мин дә мулла, атка печенне кем сала…”

ЧЫГАНАК: https://vk.com/id116541882

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле