Чулпан Йосыпованы тәнкыйтьләгәннәр: «Сеңлеңә 100 мең җәлме? Оят юк»

-- Лейла

Җырчы Чулпан Йосыпованың бердәбер сеңлесе Энҗе яман чир белән көрәшә. Дәвалану өчен киң күңелле кешеләргә мөрәҗәгать итеп, сбор да ачалар. Әмма моны аңламаучылар табыла…

– Ирең, үзең акчалы, Кубада ял иттегез, кимендә 300 булгандыр, сеңлеңә 100 мең җәлме? Оят юк, – дип шелтә белдерә бер язылучысы.

– Менә мондый әйбер языр алдыннан, уйлагыз башта. Кемнең ничек яшәгәнен, күпме эшләгәнен, ничек тормыш иткәнен беребез дә белмибез. Миңа инде 7 ел язалар, игътибар итмәскә тырышам… Ләкин… – ди җырчы.

Аңлаучы бер язылучысы:

– Аны кеше күрми. Барысы да социаль челтәрләргә куйган яхшы якны гына күрә: матур тормыш, ял, концертлар. Ә аның артында ниләр торганы, кешене кызыксындырмый.  Ә күпме түккәнне, беркем белми. Алга таба эшләргә, ярдәм итәргә кешегә ял да кирәклеге мөһим түгел, – дип яза.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле