Нәҗип Бәдретдинов СВОдагыларны кошлар белән чагыштырып җыр язган

-- Р Л

“Җырлыйк әле!” тапшыруының авторы, композитор, музыкант Нәҗип Бәдретдинов махсус операциядә хезмәт итүчеләр хөрмәтенә җыр язган.

Нәҗип Бәдретдинов көе һәм сүзләренә язылган “Чын егетләргә дан!” җырын Әхтәм Җамалиев һәм Алсу Хәерова башкара.

TATAR TODAYга Нәҗип Бәдретдинов җырның язылу тарихын сөйләде.

“Роберт Миңнуллинның бер шигыре күзгә чалынды, анда бездә калган кошлар һәм җылы якка китә торган кошлар турында сүз бара. Бездә калганнары – патриот, бар китә торган кошлар. 2022 елда махсус операция башлангач, аннары мобилизация булгач та шундый хәлләр булды бит – кемнәрдер чит илгә китеп барды. Ә ватанын яраткан егетләр үзебездә калды, алар ил данын корал тотып яклый. Шуннан илһамланып яздым җырны”, – диде ул.

Җырны Нәҗип Бәдретдинов үзе яздырган, клип итеп монтажлаган. “Герои СВО из Татарстана” дигән төркемнән алынган, махсус операциядә һәлак булганнарның портретлары урнаштырылган.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле