Украинадагы коралланган каршылык быел, 2025 елда, төгәлләнергә мөмкин. Бу фаразны «RT» телеканалы баш мөхәррире Маргарита Симоньян әйткән.
Медиаменеджер «Россия 1» телеканалында «Вечер с Владимиром Соловьевым» тапшыруында геосәяси вазгыятьне үстерү перспективалары турында үз күзаллаулары белән уртаклашкан.
«Әгәр бөтенләй көтелмәгән бернәрсә килеп чыкмаса, Аллаһ ярдәме белән, быел бу конфликт тәмамланачак», – дигән Симоньян (РИА «Новости» цитатасы).
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/margarita-simonyan-ukrainadagy-konflikt-byel-togallanerga-momkin-dip-farazlady-5872289 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–