Казанның Вахитов районы судында ЗАГСның элекке җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина эше карала башлады. Ул хезмәткәрләренә премия язып, шул акчаларны кире үзенә җыеп алуда гаепләнә. Вахитов районы судына килгән шаһитлар – ЗАГС хезмәткәрләре «премия кайтару»ның ничек булганын сөйләде.
Мәсәлән, Ләйсән Миңнеханова 2020 елда ЗАГСта эшли, аңа 400 мең сум премия бирәләр, ул, җитәкчесе кушуы буенча, шуның 220 меңен бухгалтериягә кайтара. Әмма шулай булса да, ул элекке җитәкчесе хакында бары тик яхшы сүзләр генә әйтергә әзер булуын белдергән. «Яхшы кеше», дигән ул. Премиянең бер өлешен кайтарырга дип башта ук әйткән булганнар, хезмәткәр моны гадәти хәл итеп кабул иткән: «Бу бит кушылган эш иде, законсыз дип уйламадым», дигән ул.
«Бизнес Онлайн» журналисты язуынча, Казанда эшләүче хезмәткәрләр премиянең бер өлешен генә кайтарырга тиеш булса, районнарда эшләүчеләр тулысынча бирергә тиеш була. Гөлшат Нигъмәтуллина кушуы буенча, аның урынбасары һәм баш бухгалтер 26 кешегә премия язып һәм аларны кире кайтартып 16 миллион сум акча эшләгән. Премияләр латин графикасындагы язмаларны кириллицага күчергән өчен бирелгән. Шаһитлар әйтүе буенча, бу эш белән алар бик аз гына шөгыльләнгән.
Гөлшат Нигъмәтуллинадан тыш премияләрне кайтаруда аның урынбасары Ренат Әхмәтҗанов һәм баш бухгалтер Ландыш Шәрәфетдинова гаепләнә. Җинаять эше «вәкаләтләрне арттыру» маддәсе буенча кузгатылган, Гөлшат Нигъмәтуллина «мошенниклык» буенча да гаепләнә.
Фәния Фәйзуллина 2 ел эшләгән, графикларны күчерү белән шөгыльләнмәсә дә, аңа 447 мең сум премия язалар. «Ни өчен икәнен соравы кыен булганга», ул сорап та тормый, 180 меңне кире кайтара. Ул үзенең шатлануын әйткән – и тик торганда шундый зур сумма.
Тагын бер шаһит – Венера Зарипова 540 меңнең 478 меңен кире кайтарган.
Ә менә районнарда яшәүчеләрдән зуррак сумма кайтартканнар. Чаллы ЗАГСында эшләүче Анастасия Карамова 314 меңнең 300 меңен кайтара. Минзәләдә эшләүче Алина Гурьева һәм Зоя Петухова 413 мең һәм 1,3 миллион алалар. Сумманы кайтарырга кушкач, алар бәхәсләшәләр. Аларга «бер тапкыр сумманы кайтарырга кирәк, аннары акча тагын килә» дип аңлаталар. Билгеле, акча кире килми. Әгерҗедән Азалия Алексеева да 863 мең сум премияне тиененә кадәр кайтара. Аның хезмәт хакы 12 мең сум булган.
Гөлшат Нигъмәтуллина гаебен өлешчә тануын әйткән. Ул мошенниклыкны танымый, вәкаләтләрен арттыруны таный. Ә Әхмәтҗанов гаебен тануын әйткән, баш бухгалтер чын күңелдән үкенүен дә белдергән.
ЧЫГАНАК: https://www.business-gazeta.ru/article/6675245872289 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday