Ни өчен Ванганы 2025 ел куркыткан?

Бөек күрәзәче фаразларынча, узган елда гадәти дөнья тәртибен юкка чыгарырга тиешле глобаль процесслар башланган. Быелдан башлап, кешеләр күрәзәчене шулкадәр куркыткан киңкүләм үзгәрешләр нәтиҗәсен күрәчәк.  

Ванга сүзләренчә, узган ел бөтен дөньяда борылыш елы булырга тиеш булган. Ул, дөнья рухи кыяфәтен югалтачак, барысына да матди байлык идарә итәчәк, дип раслаган. Күп кешеләр эгоистка әйләнәчәк, әмма кайберләре үзләрендә яхшы якка үзгәрергә көч табачак, дип белдергән.

Ванга акча юкка чыгачагын да билгеләгән булган. Бәлки, ул криптовалюта барлыкка килүне күздә тоткандыр. Фаразлар буенча, кешелек Кояшның көче һәм куәте белән тигез булган чиста энергия чыганагы да булдырачак. Сүз термоядерлы энергия турында бара дип уйланыла.

Күрәзәче сүзләренчә, кызганычка каршы, дөньяны табигать катаклизмнары: җир тетрәүләр, бозлыклар эрү, су басулар, яңа пандемияләр каплап алачак. Һәлакәтләрнең шундый күп булуы табигатьнең кешенең җимергеч эшчәнлегеннән арыганлыгы белән бәйле. Медальнең икенче ягы — фәннең актив үсәчәге. Кешенең гомер озынлыгы артачак, ә яман шешне җиңә алачаклар.

Шулай ук, Ванга, бу чорда үз тирәсенә барлык илләрне берләштерә торган кеше барлыкка киләчәк һәм дөнья озак көтелгән тынычлыкка ирешәчәк, дип санаган.

Ванга дөнья белән “кызыл аждаһа” идарә итәчәк, дип фаразлаган. Мөгаен, бу Кытайдыр. Өстәвенә, былтыр Кытай Русия һәм Һиндстан белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне актив үстерде.

Фаразлар буенча, үткән елда башланган глобаль үзгәрешләр быел кульминациягә җитәргә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә Ванга, өченче Бөтендөнья сугышы башлану ихтималы бар, дип фаразлаган. Күрәзәче күп кенә дәүләтләр җәлеп ителәчәк хәрби конфликтлар барлыкка килү мөмкинлегенә күрсәткән. Ачык хәрби конфликтлардан тыш, биологик корал куллану ихтималы бар. Күп кенә замандашларыбыз мондый корал коронавирус пандемиясендә кулланылды дип саный.

Моннан тыш, күрәзәче, берничә мең елдан соң кешелек дөньясы юкка чыгарга мөмкин, дип ышанган. Быел экологик проблемалар башланырга мөмкин, алар киләчәктә дөньяны җимерүгә китерәчәк. Ванга әүлиялеге нигезендә, 2033 елга бозлыклар, океаннар өсте дәрәҗәсен арттырып, тулысынча юкка чыгарга мөмкин. Әгәр бөтен боз эреп бетсә, Европаның иң зур шәһәрләре су астында калачак.

Әмма Русия өчен чәчәк ату һәм гармония чоры башланырга тиеш. Яхшы кешеләрне тормышта яхшы үзгәрешләр көтә. Күрәзәче илне урак һәм чүкеч белән кызыл төсләрдә күргән. Бәлки, аның алдан әйтүе коммунизмның яңадан тергезелүенә һәм илләрнең яңа берлеген булдыруга ишарә итәдер?

Күрәзәче кешеләрне фикерләрен үзгәртергә, тискәре карашларны юкка чыгарырга һәм Ходай кануннарын хөрмәт итәргә чакырган. Ванга фикеренчә, бары тик шулай гына уңайлы киләчәкне төзергә һәм бәхетле булырга мөмкин.

ЧЫГАНАК:  https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-04-18/ni-chen-vangany-2025-el-kurkytkan-4203793

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле