Руслан Кираметдинов “Диләфрүз” басмасына интервью биргән. Анда ул Ильмира Нәгыймова белән ничек танышуы турында сөйли.
“Ильмира белән училищеда укыганда таныштык. Без аның белән бер группада, бер парта артында утырдык. Әмма студент чакта бер-беребезгә игътибар итмәдек. Ул үзенчә йөри иде, мин – үземчә. Укып чыгып, таралышкач, социаль челтәрләр аша язды ул миңа. Туган авылында концерт куярга җыена иде, шунда катнашырга чакырды. Шунысы кызык, аның авылы – минем әтинең туган авылыннан биш километр чамасы гына ераклыкта. Менделеевск районы Ижминводы дигән авылдан. Укыган вакытта ачыкланды ул. Әйткәнемчә, мин авылга еш кайта идем, әмма аны очратмаганмын да, күргәнем дә булмаган. Үземнең туган ягым кебек бит. Концертта катнашырга шатланып ризалаштым. Шул концерттан соң хисләр уянып киттеме инде… Очраша башладык. Ике еллап йөргәч, өйләнештек. Унике елга якын бергә яшәдек”, – дип сөйләгән Руслан.
Руслан үзе турында да сөйләгән. Аның Линар исемле абыйсы бар, ул хәзер гаиләсе белән Ижевскида яши. Руслан үзе Чаллыда туа, КАМАЗ төзергә килгән әти-әнисе шунда яши. Әнисе Рәмилә Габдрәүф кызы – Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылыннан. Әтисе Роберт Фәтхетдин улы – Менделеевск районының Тарсаз авылыннан. Алар Камазга эшкә килгән була, шунда танышалар. “Әнә шул авылларда әбиләремдә үтте инде балачак. Алар белән рәхәтләнеп татарча сөйләшә идем. Чөнки татар балалар бакчасына йөрдем, татар гимназиясендә укыдым. Ничә яшькә кадәр булгандыр, төгәл әйтә алмыйм, мин рус телен бөтенләй белми идем. Рус малайлары сөйләшкәндә, “Нәрсә дип әйтәләр алар?” – дип, әнидән сорый идем”, – дип сөйли ул.
Русланның әтисе ягыннан әбисе исән икән. “Әти ягында да моңлы әбиләр-бабайлар булган. Әни дә җырлаштыра. Ашарга пешергәндә, эш эшләгәндә моңлана инде ул. Көйгә туры килә аның тавышы. Ә иҗат юлы белән китүче безнең нәселдә – мин генә”, – ди Руслан.
“Беренче тапкыр нәкъ балалар бакчасында йөргәндә чыктым инде сәхнәгә. Чаллыда Сара Садыйкова исемендәге зур концертлар залы бар. Шунда тәүге тапкыр чыгыш ясаганда, 4 яки 5 яшь булгандыр. Ачык кына хәтерләп тә бетермим: халык күп булды микән, аз булды микән… Әмма җырлавым истә”, – дип сөйләгән ул беренче чыгышы турында.
Руслан мәктәптә әйбәт укымаган икән. “Өчлесе” дә булды, “икелесе дә”, дип сөйләгән ул.
ЧЫГАНАК: https://vk.com/dilyafruz2022?from=search ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday