Казанда суд приставлары 9 яшьлек маугли-кызны опека органнарына тапшырган.
Баланың әнисе яшәгән йорт адресы буенча суд карарын үтәү өчен килгән приставларга хатын ишек ачмаган. Ишекне ватып керү турында әйткәч кенә алар өй эченә үтә алган. Социаль хезмәтләр кыз өчен кирәк-яракны алдан әзерләгән.
Кыз мәктәпкә йөрмәсә дә, ул бик акыллы һәм аралашучан булып чыккан. Республика суд приставлары идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кызның әнисе беркайда да эшләмәгән һәм пособиеләргә яшәгән, баланы урамга кичләрен генә чыгара торган булган.
Приставлар эшенә комачаулык тудырган өчен хатын-кызга карата беркетмә төзелгән. Хәзер кызны алга таба кая урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә. Табиблар тикшергәннән соң аны әбисенә дә тапшырырга мөмкиннәр.
ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/04/167888/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–