Рамил Шәрапов төркемендәге артистларга нинди штрафлар сала?

Юмор остасы, Шәрәпҗан образын дөньяга чыгаручы Рамил Шәраповның Казанда концертлары узды. Сәхнә артында һәм тамашачылар арасында блогер Олеся Лесная йөргән.

«Фирдүсне уздырды», «Концерт – супер-пупер», «Бик ошый, молодец», – дип белдерә тамашачы

 Рамил, төркемеңдәгеләр сине «таләпчән кеше» диләр. Хәтта шампан да эчерми, диләр. Бөтенләй хәләлме әллә?

– Әйе. Быелдан шундый әйбер керттем. Минемчә һәр артист формада булырга, дилбегәне нык тотарга тиеш. Минем төркемгә килгән һәр кешегә кагыла. Бу – завод, бу – күчмә театр, тәртип булырга тиеш.

 Штрафлар сугасыңмы соң?

– Штраф дигән әйбер бар. Соңга калу өчен 2 мең, эчкән очракта да, башта – штраф, аннары эштән куу. Сезон башында нинди вәгъдә бирдем, барысы да үтәлә. Концертка кеше килгәнме-юкмы – түләнә.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/songa-kalu-2-men-sum-ramil-sarapov-torkemendage-artistlarga-nindi-straflar-sala-5872449

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле