Зөлфия Шакирова үзенә бирелгән иң зур бүләк турында әйткән: “Шахта” җырын җырлаган өчен…”

-- Р Л

Зөлфия Шакирова Лейнага интервьюсында үзенә бирелгән иң зур бүләк турында әйткән.

“Шахта җырын җырлаган өчен, чәшке тун бирделәр”, – ди Зөлфия Шакирова.

Зөлфия Шакирова хәзер Сәйдәш музее булган йортта яшәгән.

“Тулай торактан 13 квадрат метрлы бүлмә бирделәр.  Безнең тимер студентлар караваты куярлык кына урын.  Һәм шунда утырырлык кына урын иде – тез тиеп тора. Декорация бирделәр Җәвит абыең театрда эшләгәч.  Шуның белән бүлмә бүлдек. Менә никадәр генә тормыш авыр булса да, шулкадәр бәхетле көннәр иде.  Хәзер яшьләр андый түгел, аларга хәзер үк зур, ике катлы йорт, яхшы машина кирәк”, – дип сөйли ул.

“Бу вакытта иң авыры ни булды?” – дип сорый Лейна. “Биш гаиләгә бер бәләкәй генә кран. Шуннан тамчылап кына су ага. Кем беренче булып керә – шул юына.  Коляска белән баланы алып чыгып китә идек – берәрсе урамда татарча сөйләшә икән,  “бу әйбәт кеше, безнең кеше икән” дип, баланы калдырып, берәр сәгатькә радиога кереп, җыр яздырып чыгабыз”.

Моңа бик үк ышанып бетмәүчеләр дә бар. “Безнең 12 квадрат метр иде, стенка, мини-диван, бала караваты, почмакта өстәл, тез сыймаган урын юк иде. Әкият сөйли”.

“Декорацияне өйләренә алып кайтканнар микәнни?”

ЧЫГАНАК: https://vk.com/tatarstan_da

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле