Фидан Гафаровның ничек вафат булуы билгеле

-- Р Л

РСФСРның, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров вафат. 3 майда аның катнашындагы спектакль — “Бәхет бәясе” куелырга тиеш иде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, хәле авыраю сәбәпле, аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр. 2,5 сәгать операция барган, әмма коткарып кала алмаганнар. Үлем сәбәбе – йөрәге тоту, аортасы шартлау.

Шагыйрә, мәҗлесләр алып баручы Ләйлә Дәүләтова социаль челтәрләрдә болай дип язган:

«Халкыбызның искиткеч зур шәхесе Фидан ага Гафаров вафат булган. Аңа 77 яшь иде. Операция өстәлендә киткән, диделәр…

Берничә ай элек бик матур гына хәлләрне сорап шалтыраткан иде. Шул кадәр йөрәккә үтәрлек тавышын соңгы ишетүем булган икән. Бу хәбәрне ишеткәч, чын түгелдер дип, ватсабын карадым. Соңгы тапкыр кичә кич кергән.

Миңа шул кадәр зур шәхес белән бергә эшләү бәхете насыйп булды. Зур йөрәкле, чиксез талантлы, юмор хисле, рәхәт кеше, чын артист иде Фидан абый…

Бергә концерт куеп йөргән чаклар тормышымда иң матур мизгелләр булып исемдә калыр. Йөрәгем елый. Гафаров Фидан Сафич рухына дога кылыйк.

Сәхнәдә сыман, мәңгелек дөньяларда да урының оҗмах түрләрендә булсын, Фидан абый…» – дип язган ул.

 

Бәйле