Фидан Гафаров берничә ел элек “Интертат” сайты журналисты Алинә Айдаровага үзе турында ачык интервью биргән иде.
“Әни яман чир белән үлде. Авыр… Әни киткәндә, минем популярлашып килгән чагым иде. Без биш бала — бер кыз һәм дүрт малай идек. Хәзер энем белән икәү генә калдык… Улымны үтерделәр. Авыр… Аны искә төшермик әле, зинһар. Улым өйгә кайтып җитә алмады… Подъезд янында башына сукканнар. Балакаем өйгә кайтып барган, инде кайтып җиткән хәтта… Кемнең гаепле булуын ачыклый алмадылар. Әмма улым үлгәч, шул ук елны кызым туды”, – дип сөйли артист.
– Артист турында гайбәт сөйлиләр, әйеме?
– Сөйлиләр. Ләйлә Дәүләтова әйтмешли, сөйләсеннәр, әйдә, сөйләсеннәр. Шуны яз әле: Ләйләнең кызы минеке түгел. Ләйлә белән гастарольләрдә йөргәндә мин бервакытта да аңа мондый тәкъдим белән мөрәҗәгать итмәдем. Күзгә-күз карашып җырлагач, халык боларның арасында берәр нәрсә бардыр инде дип уйлады. Уйласыннар, әйдә. Менә мин сиңа дөресен әйтәм, апаем, ул минем кыз түгел. Ләйлә кияүгә чыкканмы, чыкмаганмы — монысын да белмим. Ул бит үзе дә сер итеп тота. Ләйлә белән безнең арабызда бары тик иҗат, гадел мөнәсәбәтләр. Мин аның әнисен, абыйларын беләм. Аларда кунакта булганым бар.
– Яшь чакта туташлар, ханымнар күп булгандыр шулай да, ә?
– Күп иделәр.
– Аларның балага узганнары юк идеме?
– Бар, карыйм бит. Әйтмәүчеләр дә бардыр. Әмма алтынчы сыйныфта укучы кызым бар.
– Бу кызның әнисе сезгә: «Балага уздым», — дидеме?
– Әйе. Кызым турында хатыным да, улым Азамат та белә. Без бер-беребезгә ярдәм итешеп яшибез. Кызымның исеме Самира.
(Фидан Гафаров “Һаман бергә” концертында кызы белән җырлады)
– Калганнары әйтмиме?
– Әйтмәделәр. Бардыр…
– Хатыныгыз бик акыллы ханым.
– Бик акыллы. Менә шушы дәрәҗәләремә җитүемдә, менүемдә аның өлеше зур.
– Аннан соң хыянәтегезне дә кичергән бит.
– Кичерде. Күпләр кичерми. Ә кичерергә кирәк. Бу бит кешенең табигате. Минутлы яисә сәгатьле теләктән дә бала туарга мөмкин. Кеше үзен контрольдә тота алмый. Эш җенестә дә түгел. Контроль югала, әмма нәтиҗәдә бала туа. Безнең ялгышуыбызга бала гаеплеме? Гаепле түгел. Балалар фәрештә бит. Үскәч: «Әтием кайда?» — дип сорыйлар. «Нигә әтием юк?» — дип еларга да мөмкиннәр. Аларның гөнаһлары юк. Ник мин балага әтисез яшәеш бүләк итәргә тиешмен?.. Ә әйтмәүчеләр үзләре гаепле. Миндә түгел гаеп.
– Әйтсәләр, аларга да ярдәм итәрсезме?
– Мөмкинлек булган саен, әйе.
– «Бу синең балаң», — дип әйтсәләр дә, тикшерәсезме?
– Тикшерәм. Ике тапкыр ДНК эшләгәнем булды.
– Бу тормышта кешегә ышанырга ярыймы?
– Кешегә ышанырга ярамый. 21 гасырда барысын да акча хәл итә. Сине сатарга, сиңа аркылы төшәргә мөмкиннәр… Үз-үзеңне контрольдә тотарга кирәк.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/fidan-gafarov-chitt-tugan-kyzym-turynda-hatynym-da-ulym-da-bel ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday