Ләйлә Дәүләтова: “Фидан абый, минем белән нишләсәгез дә була, дидем”

-- Р Л

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаров белән концертлар куеп йөргән чаклары турында “Интертат”ка сөйләгән. 

Шагыйрә әйтүенчә, ул аны, әти-әнисенә күрсәтер өчен, үз концертына чакыра, шунда танышалар һәм Фидан Гафаров бергә концерт куярга тәкъдим итә.

«Йөриләр икән, алай икән, болай икән», – дип, әй сөйләделәр безне. Бергә эшләгән чагында безнең турыда төрле гайбәтләр күп йөрде. Безнең арада шундый сөйләшү булган иде: «Фидан абый, сәхнәдә минем белән нишләсәгез дә ярый. Ә тормышта – 1 метрдан ары якын киләсе түгел», – дидем. Фидан абый башта бу сүзләргә бик үпкәләгән иде. Соңыннан үтенечемне ачуланмыйча кабул итә башлады, күнекте. Нәрсә генә сөйләмәсеннәр, йөрәгемә кулымны куеп әйтәм: тормышта Фидан абыйның мине биттән дә үпкәне булмады. Саф, матур чәчкәгә караган кебек карады ул миңа. Хатын-кызны хөрмәт итә белгән артистлар, ир-атлар бик аз. Фидан абый андыйларга үрнәк.

Аны, бик күп хатын-кызлар яраткан, дип сөйлиләр бит инде. Чыннан да, Фидан абыйдан сөйкемлелек бөркелеп тора иде. Концерттан соң әбиләр, апаларның, бүлмәмә атылып кереп: «Кая Фидан?» – дип сораганнары истә. «Үз бүлмәсендә», – дигәч: «Ник, сез бер бүлмәдә түгелмени?» – диләр иде, сәхнәдәгегә ышанып. Миңа көнләшеп тә, ачу белән дә карыйлар иде. Менә шундый хатирәләр яңара…

Әле соңгы тапкыр берничә ай элек шалтыраткан иде. «Мин Казанга киләм, очрашып сөйләшик, чәй эчеп утырырбыз», – диде. Кызын бик ярата иде. Аңа хәзер 14-15 яшьләрдер инде. Фәридә апаны һәрвакытта да яратып сөйләде. Алар Фәридә апа белән бер-берсенә гел шалтыратышалар иде. Аларның шундый матур мөнәсәбәтенә соклана торган идем.

Бергә концертлар куйганда, Фидан абыйның чирләп киткән чаклары була иде. «Аллам сакласын, гастрольләребез вакытында Фидан абыйга берәр нәрсә була күрмәсен», – дип, бик курка торган идем. Берсендә Фидан абыйга: «Фидан абый, чирли генә күрмәгез», – дигәч: «Сәхнәдә үлү – минем теләгем. Сәхнәдә үлү – минем өчен бәхет булачак», – диде ул миңа.

Фидан абый – минем өчен бик зур шәхес һәм гомер буе шулай булып калачак. Сезгә сөйлим, ә үземнең елыйсым килә”.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/fidan-gafarov-turynda-bez-fidansyz-zamanda-kalabyz-haman-saegabyz-yatimlanabez-5872596

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле