“Улымның аяклары бәйләнгән иде”

“Эштәге хатынның кайнатасы үлде күптән түгел генә (урыс милләтеннән алар), шунда кайнатасы белән бергә эшләгән олы гына апа да хушлашырга килгән. Менә шул 90нчы елларда үзе белән булган хәлне сөйләгән. Аның сөйләгәнен язам:
“Ул вакытта илдә перестройка иде, авыр вакытлар, эш хакы түләмәделәр. Шул елларны улым үлде. Күмәргә әҗәткә акчалар алдык. Моргтан гына күмәргә алып киттек. Шунда хушлашу да үтте. Табутны микроавтобуска куйдылар. Мин һәм башка туганнарым да шунда кереп утырдык. Зиратка 40 минутлап барасы иде. Кинәт мин улымның яныма утырганын сиздем. Ул җилкәмә башын салды да, исән чагындагы кебек пышылдап кына: әни мин аякларымны кузгата алмыйм ди. Мине паника басты. Табутны ачарга куштым. Туганнар мине тынычландырырга тырыша. Ләкин мин үз сүземдә тордым. Улым аякларын кузгата алмыйм, ди, димен. Табутны ачкач, кулларым белән аякларын тоттым. Һәм кулларым бауга тиеп китте. Аның аякларын чишәргә онытканнар бит. Мин аны чишеп, бауны кесәмә тыгып куйдым.
Ә күмгән көнне улы төшенә кереп: “Әни, синнән башка беркем дә минем өчен шулай борчылмады, рәхмәт сиңа, хәзер инде мин аякларыма басып китә алам”, – дигән”.
Менә, дуслар кеше үлсә дә җаннары безнең янда диюләре дөрестер инде.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-04-29/ulymny-ayaklary-b-yl-ng-n-ide-4218193

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле