Җырчы Айдар Рәкыйпов өйләнгән. Аның кәләше белән никахы узган.
«Тормышыбызның яңа этабы», — дип яза Айдар социаль челтәрдә.
Ике ел элек Айдар Бу хакта ул «Туган тел» каналындагы «Сер итеп» тапшыруында өйләнергә теләвен әйткән иде.
«Өйләнәсем килә! Үземнең сөйгән ярымны табып, тормыш корырга вакыт. Хәзер социаль челтәрләр аша да язышып була, аралашырга мөмкинлекләр күп», – дигән ул.
«Кызлар күп язамы?» – дип сораган аннан алып баручы Роза Хәйруллина.
«Кызлар да, апалар да күп яза», – дигән Айдар.
«Димәк, сөйгән ярың юк. Кызлар язуларын дәвам итсеннәр?» – дигән аңа алып баручы.
«Әлбәттә. Языгыз, аралашырбыз. Мин барыгызның да язганнарын укып торам», – дип җавап кайтарган буйдак егет.
Сөйгән яры нинди буырга тиешлеге турында ул: «Элек күз алдымда бер фотосурәт бар иде. Яшь барган саен ул рамкалар юкка чыкты. Иң мөһиме – аңлый белә торган кыз булсын, шул җитә», – дигән.
Күрәсең, Айдар шундый кызны тапкан. Котлыйбыз!
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday