Җырчы Сөмбел Заһидуллина социаль челтәрләргә Зәринә Хәсәншина репертуарыннан «Парлы мендәрләр» җырын куйган.
«Мендәрләрем парлы ла ул,
Минем генә парым юк.
Диңгезнең дә ярлары бар,
Минем генә ярым юк…» – дип, кушымтасын да язып элгән.
Сөмбел Заһидуллина нигә моңсулана? Шәхси тормышында барысы да яхшыдыр бит, дип яза “Интертат”.
Җырчы 2022 елда кияүгә чыкккан иде. Дөрес, артист тормыш иптәшен халыктан яшерә, социаль челтәрләрдә бер тапкыр да күрсәткәне юк. Сөмбелнең ире Ниязның полиция хезмәткәре булуы гына билгеле.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/sombel-zahidullina-minem-gena-parym-yuk-5872604 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–