“Алинә балалары күз алдында үлде…”: тешен алдырганнан соң яшь әни вафат булган

-- Р Л

Новосибирскида стоматологта дәваланганнан соң үлгән 27 яшьлек Алинә эше буенча тикшерү бара. 

2023 елның декабрендә 27 яшьлек Алина З.ның теше авырта башлый. Ул бер атна буена сызлана, аннары гына табибка мөрәҗәгать итәргә җөрьәт итә. Ул вакытта, инде ике баласы булган әнинең битенә шеш чыккан була. Шуннан соң гына ул стоматологка языла.

– Без табибка бергә бардык, – дип сөйли Алиның әнисе Лидия. – Табиб Алинага карады да, тешне алырга кирәк диде. Аның сүзләреннән мин бар да әйбәт була, дип аңладым. Табиб янына кереп киткәч, оныклар янына кайтып киттем. Соңыннан Алина кайтып, миңа рецептны бирде, мин тиз генә дарулар алырга чыгып киттем.

– Өйгә кайтканда, Алина инде сөйләшә алмый иде. Ул кан төкерә, сүз әйтә алмый. Бу хәлне балалар куркып карап торды. Барысы да балаларның күз алдында булмады. Мин Алинага булышырга тырыштым, аны бүлмәгә алып кердем. Ул шунда аңын югалтты. Мин тиз генә 112 номерына шалтыратып, ашыгыч ярдәм чакырдым, елап-елап кешеләрне килүен сорадым. Бераздан кызым бөтенләй хәрәкәтсез калды, – дип сөйли Лидия, «КП-Новосибирск» хәбәрчеләренә.

Ашыгыч ярдәм килгәндә, Алина инде аңын югалткан була. Аны хастаханәгә озаталар, ләкин бер тәүлектән соң ике баласы булган яшь әни вафат була.

 

– Хастаханәдә Алинага интубация ясадылар, ләкин аннары аның органнары эштән чыга башлады. Бер тәүлектән соң миңа шалтыратып, кызым үлде, дип хәбәр иттеләр, – ди Лидия.

Тикшерүчеләр бу очрак буенча «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгаталар.

– Күпсанлы экспертизалардан соң эшне яптылар, чөнки Алинаның үлем сәбәбе – сепсис булган. Ул әле табибка мөрәҗәгать иткәнче үк башланган. Янәсе, ул инде шушы язмышка дучар булган. Әмма экспертизалар хастаханә табибларының эшчәнлегендә җитешсезлекләрне ачыклаган, – ди Лидия. – Тикшерүчеләр бу хаталар Алинаның үлеменә турыдан-туры сәбәп булмаган дип әйтте, ләкин поликлиника зыянны капларга тиешләр, диделәр.

Медицина документларында табибның зыян веналарга зыян китерүе, дөрес диагностика ясамавы ачыкланган.

Хәзер Алиның әнисе кирәкле документларны туплый һәм мораль зыянны каплату өчен гариза бирергә җыена.

Алинаның ике баласы калган: кызына – 8 яшь, улына – 5 яшь.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле