Кукмара районында коточкыч янгын: ике йорт янган

-- Р Л

Кукмара районы Аш-Буҗи авылындагы коточкыч янгында ике гаилә зур каза күрде. Бер йорт тулысынча янып беткән, икенче йортка зур зыян килгән. Ул йортны саклап кала алганнар, әмма аның эче дә, түбәләре дә янган.

Янгын сүндерүчеләр хәбәр итүенчә, янгын төзек булмаган электр җиһазларыннан чыккан. Социаль челтәрләрдә чебиләргә куелган җылыткычтан дип язалар. Янгын чыккан йорттан ут сарайларга, күрше йортның түбәсенә күченә. Ул йорттан җиһазларны чыгарып өлгерәләр, янгын сүндерүчеләр соңга калып килеп булса да, утны туктатып кала.

Уттан зыян күрүчеләр юк, әмма йорт хуҗасына ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк булган.

Блогер Ләйсән Хәмәтдинова авылдашларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

“Бурдан кала, уттан калмый дип юкка әйтмәгәннәр шул. Күрәчәкләр булмасын, күргәннәргә күркәм сабырлыклар. Фирзия апа авылда почта таратты. Яңгыр дими, кар дими – һәрвакыт чыкты. Шулкадәр тырыш, булган. Ялгыз ике бала тәрбияләп үстерде. Тырышып тормыш алып барды. Аның башында ни икәнен беркем дә белми… Мизгел эчендә бернәрсәсез калдылар…

Авыл халкы, тирә-яклар да килде. Рәхмәт. Мондый хәл безнең белән булмас дип беркем дә әйтә алмый. Кемнең нинди мөмкинлеге бар, ярдәм итсәгез иде. Минем 50-100 сум берни хәл итми дип уйлый күрмәгез, тамчыдан күл җыела. Борчулы вакытта ярдәм кулы сузсагыз, меңе белән әйләнеп кайтыр”, – дип сөйли Ләйсән Хәмәтдинова.

“Күршеләре Шариповлар гаиләсенең дә йортлары торырлык хәлдә түгел”,  дигән ул.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:

+7 953 496 74 19 Муллахметов Ильмир Ильнурович (Тинькофф, Авангард, Сбербанк).

+7 937 528 49 81 Шарипова Айгуль Ильдаровна (ВТБ, Сбербанк)

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле