Россиядә өч көнлек эш атнасы башланды, дип искәртте Superjob сервисының юридик практика директоры Александр Южалин.
«2025 елның маенда россиялеләрне ике кыска эш атнасы көтә. Шуның берсе бүген башланды. 5, 6 һәм 7 май — эш көннәре», — диде ул.
Южалин аңлатканча, мондый график шимбәгә туры килгән 4 гыйнвар ялын 2 майга күчерү аркасында килеп чыккан. Моннан тыш, якшәмбедән, 23 февральдән, бәйрәм көне пәнҗешәмбегә, 8 майга күчте.
«Эш бирүчеләр бәйрәм алды эш көннәрен бер сәгатькә кыскартырга тиеш – бу офис хезмәткәрләренә дә, читтән торып яки график буенча эшләүчеләргә дә кагыла. Искәрмәләр — эшкәртү компенсацияләнә торган өзлексез производстволар өчен генә», – дип йомгаклады ул.
Озын яллар аркасында май аенда 18 эш көне һәм 15 ял көне булачак, шуларның икесе — бәйрәм көне.
ЧЫГАНАК: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-bugennnan-oc-konlek-es-atnasy-baslandy-5904137 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday