1 майдан 9 майга кадәр рәттән ял көннәре була аламы?

1 майдан 9 майга кадәр ял көннәрен өзлексез итү идеясен хупламаячаклар, дип сөйләде Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.

Бу мәсьәлә күпчелек оешмаларда хәл ителгән инде, һәм закон чыгаручылар ягыннан өстәмә көч таләп итмиләр», – дип сөйләде Бессараб.

Депутат аңлатканча, бүгенге көндә Россиядә баланслы эш вакыты графигы билгеләнгән, анда календарьда 14 бәйрәм көне бар. Әгәр мондый көннәр ял көннәренә туры килә икән, алар күчерелә. Шул ук вакытта озын Яңа ел каникуллары да бар. Аларны, халыкның аларга күнеккән булуларын исәпкә алып, үзгәртүнең мәгънәсе юк, дип өстәде ул.

«15-16 ял көнен без эшли алмыйбыз, чөнки оешмалар эшләргә тиеш, ә эш бирүче бу чорда үз хезмәткәрләренә хезмәт хакын икеләтә түләргә тиеш. Бу – оешманың үз икътисадына өстәмә йөк булып ята һәм продукцияне безнең өчен – соңгы кулланучылар өчен кыйммәтрәк итә», – дип йомгаклады депутат.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/rossiyada-1-maidan-9-maiga-kadar-yal-konnare-bula-alamy-5872717

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле