Соңлаган бәхет

Хатын-кызның бәхете ирдән! Казанда яшәүче Резедә апа Мөбарәкшина әнә шулай ди. Язмыш төрлечә сыный аны. Әмма ул бирешми, булганына шөкер итеп яши. 12 яшендә әнисез кала, энесе яшьли үлеп китә. Әтисенә дә озак яшәргә насыйп булмый. Әле ярый юлында ире Илдус очрый.

– Авыр чакларым артта калса да, ул еллар күңелдән китми. Башкалар кебек минем дә әти-әниле булып яшисем килде. Әнием үпкә авыруыннан үлеп китте. Ул чакта миңа 12 генә яшь иде. Әнинең иң кирәк чагы! Энем Равилгә 10 яшь. Ул бигрәкләр «әни» дип өзгәләнде инде. Әле ярый әти какмады, кактыртмады. Башка өйләнмәде, – дип сөйли Резеда апа. – Җиденче сыйныфта укыганда Казанга күчтек. Мин яңа мәктәптә укый башладым. Шунда үземнән ике яшькә зуррак егет артымнан йөри башлады. Ә мин читенсенә идем. Әнисез булгач, үземне бик бәхетсез санадым.

Ә теге егет барыбер үзенекен итә. Резедә артыннан 9 ел йөреп, аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Яшьләр моннан 40 ел элек ямьле җәй кичендә туй ясый.

– Ирем сантехник булып эшләде, мин озак еллар тегү фабрикасында хезмәт куйдым. Тормыш үз көенә әкрен генә бара башлады. Сөенеп кенә яшәп ятканда, 22 яшьлек энем юл фаҗигасендә һәлак булды. Бик тетрәндерде бу вакыйга. Каршы яктан килеп бәрелешкән машинаның рулендә күрше егете утырган иде. Ул да мәрхүм инде хәзер, – дип сөйли Резедә апа. – Энем үлгәннән соң әти дә китеп барды. Табиблар анда яман чир тапты.

Резедә апа сүз саен ирен телгә ала. Алмаслык та түгел икән. 14 ел балалары булмый аларның. Илдус абый баштарак, бәби кирәк, дисә, соңыннан язмышы белән килешә. Башка бу хакта хатынына бер сүз катмый. Инде Резедә апа да баласыз яшәүгә ияләнгән була. Тик язмыш аларга бала сөю бәхетен соңлап бирә. 38 яшендә Резеда апа бәби көткәнен белә. Моңа кадәр, балагыз булмаячак, дигән табиблар да шакката хәтта!

– Куркып та калдым. Үземне бик зур яшьтә дип саный идем инде. Хәзер генә ул 38 дә бала табуга гаҗәпләнмиләр, – ди Резедә апа. – Безне сөендереп, улыбыз туды. 25 яшь инде Илшатыма. Укып бетереп, эшкә урнашты. Илшаттан соң тагын бәби алып кайтып була иде, йөрәк җитмәде. Үстереп бетерә алмабыз, дип курыктык. Хәзер менә уйлыйм әле – бер кыз да тапкан булсам, дим. Аллаһы Тәгалә сынауларын да бирде, бәхетемне дә кызганмады. Тормышта төрле вакытлар булса да, түздем мин. Ирем – бик кызу кеше. Мин сабыр. Әнә шулай бер-беребезне тулыландырып торабыз. Гомер шулай узды инде. Без кияүгә «яшим» дип чыктык. Хәзерге яшьләргә сабырлык җитми. Ике ай торалар да аерылышалар. Барысына да минеке кебек әйбәт ир кирәк. Син нинди, ул ир шундый инде. Хатын-кыздан да күп әйбер тора. Тормышны җайлап торырга, бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк. Икәү бергә тапкан бәхет кенә кадерле!

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/05/168870/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле