- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Әнвәр Нургалиев белән уртак концерт куйганда Салават Фәтхетдинов үзе белән булган кызыклы хәлне искә төшергән.
Иң башта залда бер бала нидер кычкыра, “әти!” дип кычкырган кебек ишетелә.
- Әти дип кычкыра дип торам, йөрәгем тотты, – ди Салават Фәтхетдинов, йөрәген тотып.
-
Балакаем, инде болай да, бер хатын чыгып куркытты. “Кызыңның исемен беләсеңме” дип башымны катырды. Тагын берне таптылар дип торам… – ди җырчы, берничә ел элек шундыйрак хәл булганга ишарә итеп. Тамашачы егылып көлә. Җырчы дәвам итә:
– Режиссер Марсель концерт алдыннан шалтырата – бәлки Әнвәр белән дуэт җырларсыз, ди. Мин әйтәм, безнең икебезнең ике тембр. Туры килми. Аның яшь тавыш. Ачырак. Минем гомумән ирләр белән дуэт җырлаганым юк. Бер тапкыр гына җырладым юләр чакта. Фирзәр Мортазин белән. 20 ел сөйләделәр моны кайсы кем икән, дип. Мин Фирзәргә әйтәм кайсы кем сораган кешегә син әйт, дип.
Салават Фәтхетдинов Фирзәр Мортазин белән “Пар балдаклар” җырын җырлаган иде. Аның бу җырын инде концертларда пародия кебек итеп күрсәтәләр. Яшь парлар җырлый торган җырны ике ир уртасы бер сәхнәдә бер-берсенә карап җырлау чыннан да бик көлке тоелган иде.
Сүрелмәсен иде бик тиз генә хисләр,
Пар балдаклар ныграк бәйләнсен.
Тапланмасын аклык, югалмасын сафлык,
Сөю гомерлеккә әйләнсен.
Әмма Салават үзенә карата пародияләргә көлеп кенә җавап бирде, бу чыгышыннан да аңлашылганча, ул үзеннән көлүчеләргә хәерхаһ мөнәсәбәттә.
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday