- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
«Сезнең дүртенчесен алып кайтасыгыз киләме?» – дигән сорауга ул: «Бик килсә дә, алып кайта алмыйм инде мин. Яшем дә бар. 2021-2022 елларда, онкология булгач, бер-ике җиремне кисеп тә аттылар. Булганына канәгать булып, шушы балаларны кеше итәргә язсын», – дип җавап биргән.
«Онкология чирен ничек җиңдегез?» – дип сораучыларга: «Сакланган сторисларымда «РМЖ» (рак молочной железы) дигән папка бар. Икенче стадия булды миндә, кызлар, апалар. Бу диагноз белән һәркемнең үз юлы, үз дәвалану ысуллары. Шуңа күрә: «Синдә дә рак иде, миңа нишләргә икән?» – дип ятып булмый. Шунда ук хәл итәргә кирәк. Исән-сау булыйк барыбыз да», – дип киңәш итә җырчы.
ЧЫГАНАК - https://intertat.tatar/news/laisan-gyimaeva-durtence-bala-alyp-xyyaly-turynda-bik-kilsa-da-5872755 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoda