Ильмира Нәгыймова сөйгәне белән кочаклашкан фотосын күрсәтте

-- Р Л

Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдәге язылучыларының иң кызыксындырган соравына җавап биргән. Ильмира әледән әле йөзе капланган ир-атның кочагында төшкән фотосын куя.

Җырчының сөйгәнен кулындагы миңе буенча Марат Яруллинга да охшаттылар. Тамашачыларның кызыксынуы шул кадәр көчле ки, алар яңа фотолар да сорап тора. Ильмира, аларга җавап итеп, сөйгәне белән кочаклашып төшкән фотоларны бер-бер артлы куйган. «Мә, карагыз», – дип язган ул, тик «бәхетле»нең йөзен кабат каплаган.

«Миңа кияүгә чыгасыңмы?» – дип сораучының да: «Мин 3 ел мөнәсәбәтләрдә инде. Аллаһка шөкер», – дип өметен өзгән җырчы.

Төп фотода: Ильмира Нәгыймова Марат Яруллин белән

Ильмира Нәгыймованың “яшерен” сөйгәне белән:

ЧЫГАНАК - https://intertat.tatar/news/mina-kiyauga-cygasynmy-ilmira-nagyimova-egeten-kursatune-soraucylarga-avap-birde-5872738
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле