Ильмира Нәгыймова Стәрлетамактагы концерты вакытында үзенә шәп ир сораган.
Сәхнәгә, купшы чәчәк бәйләме тотып, бер егет менә. Егет бер сүз дә дәшмәгәч, җырчы аңа «бәйләнеп» карый. «Күзләрең матур», – ди. Егет исә дәшми генә телефонын чыгарып фотога төшә. Шул вакытта җырчы: «Сез өйләнгәнме, әйтмәдегез», – дип сорый. Егет кабат берни дәшми, тагын бер фото ясый.
«Аңламады бугай. Ярар, рәхмәт», – дип егетне озатып кала җырчы.
Аннары, тамашачылары белән саубуллашканда: «Миңа яхшы ир очрасын. Амин!» дип әйтегез», – ди җырчы, Башкортстан тамашачысына мөрәҗәгать итеп. Тамашачылар аны хуплап алкышларга күмә.
ЧЫГАНАК - https://intertat.tatar/news/ilmira-nagyimova-cacak-bailame-bulak-itkan-egetka-bailangan-5872574 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–