Май башы Россия-Украина конфликты мәсьәләсендә дә интригалы булды.
Владимир Путинның Җиңү бәйрәме көннәрендә сугыш хәрәкәтләрен туктатып тору инициативасын башта Киев кабул итмәде. Соңыннан шулай да «ат йөреше» ясап, җавап бирде: үзара һөҗүмнәрне 30 көнгә туктатырга чакырды. Кремль «йөреш»не кабул итмәде. Көнбатыш моны Мәскәүнең конфликтны туктатырга теләмәве дип аңлатты. Трамп күзе алдында Мәскәү тәртип бозучы буларак гәүдәләнсә, Вашингтон Европа белән бергә яңа санкцияләр кертәчәк иде. Бәйрәм алдыннан Reuters агентлыгы: «Киләсе сәгатьләрдә яки көннәрдә утны туктату турында игълан ителергә мөмкин. АКШ һәм Европа 30 көнлек солых тәкъдиме әзерләвен тәмамлый. Украина бу тәкъдимне кабул итәргә әзерлеген белдерде. Әгәр Россия каршы чыкса, аңа карата кырыс санкцияләр кертеләчәк», – дип хәбәр итте. Зеленский белән сөйләшкәннән соң, Трамп та шул фикерне куәтләде.
Кремльнең хәлиткеч җавабы көтелә иде. Мәскәүдә бәйрәмгә килгән ил лидерлары белән сөйләшүләр бара иде. Аеруча Кытай лидеры Си белән очрашуның зур әһәмияткә ия булуы аңлашыла. Пекин, санкцияләр кертелгән очракта, аларның нәтиҗәсен юкка чыгара алырлык аркадаш буларак та мөһим, технологик һәм хәрби ярдәм күрсәтерлек тә мөмкинлеге бар. Кытайның тышкы эшләр министры Ван И лидерлар очрашуыннан соң: «Россия Украина белән алдан шартлар куймыйча сөйләшүләргә әзер», – дигән белдерү ясады. Кытай формуласының Көнбатыш тигезләмәсенә каршы икәнен игътибар белән караганда аңлап була, димәк, утны туктату дигән шарт кире кагыла.
Мәскәүдә ике якның кайсын сайлау мәсьәләсендә озак баш ваттылар. 11 майга каршы төндә журналистлар Кремльгә чакырылды һәм аларга йокламаска, Путинның белдерүен көтәргә куштылар. Бу Кремль тарихында беренче төнге брифинг иде. Төнге чыгышта (таң яктылыгы җәелгән иде инде) Путин Кытай формуласын алга сөрде: шартлар куймыйча гына Истанбулда турыдан-туры сөйләшүләр башларга тәкъдим ясады. Мондый вариантка Көнбатыш һәм Киев башта каршы чыкса да, Зеленский соңыннан Истанбулда Путинны көтүен игълан итте. Монысы Мәскәү өчен бераз көтелмәгәнрәк, чөнки Кремль лидерлар очрашуын түгел, делегация җибәрүне генә күздә тота иде. Путинның Зеленский белән орчашуга баруы икеле. Интрига бар, ул пәнҗешәмбегә чишелер.
ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/05/169777/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday