- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдергәнчә, 2026 елда да эш һәм бәйрәм көннәре бик уңайлы бүленәчәк.
Котяков сүзләренә караганда, ведомствода киләсе елга производство календаренең уңышлы төзеләчәгенә ышаналар. Документ әлегә – тикшерү стадиясендә.
Исегезгә төшерәбез: 2025 елга производство календаренда 247 эш көне һәм 118 ял көне (шуның 14е –бәйрәм көне) күздә тотылган. Бәйрәм көннәре исемлеге Россия Хезмәт кодексында билгеләнгән. Аңа Яңа ел һәм май бәйрәмнәре, Россия көне, Ватанны саклаучы көне, Халыкара хатын-кызлар көне һәм Халыклар бердәмлеге көне кертелгән.
Быел Яңа ел каникулында – 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял иттек. Шулай ук 22,23 февральдә, 8, 9 мартта, 1-4 һәм 8-11 майда ял ителде. Инде менә 12-15 июньдә – Россия көне һәм 2-4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан өстәмә яллар көтелә.
Бәйрәм көннәре – 4,5 гыйнвар – ялларга туры килгәнлектән, алар 2 майга һәм 31 декабрьгә күчерелде. Шулай ук 23 февраль – якшәмбе ялы 8 майга (пәнҗешәмбе), 8 март – шимбә ялы 13 июньгә (җомга), 1 ноябрь – шимбә ялы 3 ноябрьгә (дүшәмбе) күчерелә.
ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/05/170172/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday