“Җыр илһамы миңа төнлә килә…”

Музыкант, баянчы, җырчы, композитор, автор-башкаручы, вокал буенча педагог Лилия Вахитова музыкаль проектлары турында җиткерде.

“Туган тел” каналында чыгучы “Тургай” төбәк балалар җыр бәйгесе һәм “Сәләт” Бөтенрусия халык иҗаты фестивале дә Лилия Мирсәт кызы җитәкчелеге астында дөнья күрә.

Әнвәр Нургалиев башкаруында – “Алтыным”, Иркә башкаруында – “Төнбоеклар”, Айдар Галимов репертуарыннан – “Төшләремә кер син”, Илмира Нәгыймова репертуарыннан – “Бер күрүдә яраттым”, Әлфинә Әзһәмова җырлаган – “Син-син”, Эльмира Сөләйманованың “Үз туганың ят булмый”, Вәсилә Фәттахова җырлаган “Миләүшәләр” – Лилия ханым язган хит җырларның берничәсе генә.
1960 елның 19 мартында Уфа шәһәрендә Мөсәвәмә Абдулла кызы һәм Мирсәт Миңлеәхмәт улы гаиләсендә туа ул. Шәһәрдә туып-үссә дә, туган телендә сөйләшә, иҗат итә.

“Бәләкәй чакта каникуллар вакытында гел Чакмагыш районында әтиемнең туганнарында, әнинең сеңлесендә авылда булдым. Өйдә татарча гына сөйләшә идек, чөнки нәнәем урысча белми иде”, – дип, балачак хатирәләре белән бүлешә Лилия ханым.

Музыкаль гаиләдә үсә ул. Әтисе – гармунда уйнап, әнисе табыннарда җырлап йөргән. Нәнәсе бәетләр, мөнәҗәтләр, әкиятләр сөйләгән, җырларга яраткан. Мондый мохиттә ничек туган телгә мәхәббәт тәрбияләнмәсен?!

“7 яшьтә әти баян түгәрәгенә бирде мине. Ул үзем укыган 106нчы мәктәп каршында иде. Шуннан башланып китте сәнгать юлым. Соңрак музыка мәктәбендә укы-дым”, – ди Лилия Мирсәт кызы.

Мәктәптә укыганда бию түгәрәгендә дә шөгыльләнә сәнгатькә гашыйк кыз, солистка була.

“Бакаев фамилияле кеше безнең ритмика укытучысы иде. Әнием матур чәчәкләр һәм җиләкләр сурәте белән бәләкәй генә чиләк сатып алып, бармакларыма кечкенә дүрт уймак кидереп, шулай чиләк төбенә чиртеп бии идем башкорт кызлары биюен”, – дип хәтер йомгагын сүтә Лилия Вахитова.

Мәктәпне тәмамлагач, сәнгать училищесының халык уен кораллары бүлегенә баян классы буенча укырга керә Лилия ханым. Укыган чакта ук Юбилейный Мәдәният сараенда балалар бию ансамблендә баянчы булып эшли. Диплом алгач, Уфа синтетик спирт заводы мәдәният сараена эшкә керә. Башта – баянчы, аннары вокаль ансамбль җитәкчесе була. Үзгәртеп кору чорында аннан китәргә туры килә һәм 38нче урта мәктәптә 7 ел музыка һәм җыр укытучысы, сыйныф җитәкчесе булып эшли.

– Зифа Нагаева тәкъдиме буенча 107нче лицейга бардым, шунда фольклор ансамбле җитәкчесе һәм баянчы булып эшләдем. Үзем җыр башкарам, үзем бию өйрәтәм, үзем баянда уйныйм. Өченче балам тугач, озак эшләмәдем, республиканың Укучы яшьләр мәдәният үзәгенә чакырдылар. Анда мин вокаль студия җитәкчесе булып 20 ел эшләдем, – ди Лилия Мирсәт кызы.

Хәзерге вакытта “Туган тел” каналында ике төрле бәйге җитәкчесе ул. “Тургай” конкурсын – 2014 елда, “Сәләт” фестивален бераз соңрак башлап җибәрә Лилия ханым. Быел алар икесе дә 9нчы тапкыр үткәрелә.

“Укучы яшьләр мәдәни үзәгендә ай саен төрле бәйгеләр үткәрә идек. Шуңадырмы, үземнең дә шундый проект булдырасым килде. “Туган тел” каналына барып, генеральный директор Азат Вахитов белән сөйләштем, ул тәкъдимне хуплады. Шулай итеп, “Тургай” белән “Сәләт” тапшырулары туды”, – ди Лилия Мирсәт кызы.
Сәләте булган һәркем әлеге бәйгеләрдә катнашып, үзен сынап карый ала.

– Башта “Тургай”дан башладым. Аннары өлкән яшьтәгеләр күңеленә хуш килерлек җырларны башкаручы матур тавышлы җырчыларны эзли башладым һәм алар өчен бәйге оештырдым. Хәзер җырлау гына түгел, шигырь сөйләргә, биергә, уен коралларында уйнап та чыгыш ясарга була анда, – ди Лилия Вахитова.
Беренче җырлары яшьлек дәрте, сөю кичерешләре белән яшәгән елларда языла. “Өч баланы әти-әни ярдәме белән үзем үстердем. Ирдән уңмадым, аерылыштык”, – ди Лилия ханым.

Моңлы кеше – зарлы кеше, диләр. Бер ел эчендә бик авыр хәсрәтләр кичерә Лилия Мирсәт кызы. Бер-бер артлы иң якын кешеләрен югалта ул: башта – әтисе, аннары – улы, соңрак – әнисе бакыйлыкка күчә.

“Иңгә-иң терәшеп эшләдем Вадим улым белән. “Туган тел” каналында видеооператор булып эшләде ул”, – ди Лилия Мирсәт кызы. Өлкән кызы Азалия – 8нче ел шәрекъ биюләре белән шөгыльләнүче оста биюче. Гаиләле, 1 кыз үстерәләр.
Төпчек улы гаиләсендә дә кыз бала тәрбияләнә. Кече кызы Милана матур итеп җырлый, башта – сәнгать училищесын, соңрак педагогия университетын тәмамлаган.
Юанычы да, куанычы да, кайгыларын басучы да – иҗат.

– Бик күп җырчылар мин язган җырларны башкара. Дүрт дискым чыккан иде заманында. Җырлар күбрәк төнлә языла, җыр илһамы миңа төнлә килә. Шигыре матур булса, берьюлы 2-3 җыр да языла. 500дән артык җырым бар. Аларны үзем, профессиональ һәм үзешчән җырчылар башкара, – ди Лилия ханым.
Үзешчәннәр арасында Лилия Вахитова җырларын иң күп башкаручы – Шараннан Илшат Инсафетдинов. Һәр җырга ул “Туган тел” каналына клиплар да төшерә, ике кызы да “Тургай”да җырлый.

– Автордашларым бихисап, берничәсен әйтеп үтәсем килә, – ди Лилия Мирсәт кызы. – Алар – Гөлфия Шакирова, Гөлнара Рәшитова, Венер Фәттахов, Сәрия Вахитова, Фәнәвис Дәүләтбаев, Алия Солтан, Рәмзия Зиннәт, Илдар Нуртдинов, Миләүшә Әхмәтҗанова, Илдар Гайсин, Алмаз Нуруллин. Аранжировка, тавыш яздыру, клип төшерү бик күп чыгымнар таләп итә. Аларның кайберсе миңа җырны дөньяга чыгарып, халкыбызга ишеттерергә дә ярдәм итә.

Буш вакытларында Лилия Мирсәт кызы концертлар белән районнарда-шәһәрләрдә чыгыш ясый. Мәскәү-нең – татар, Ташкентның татар-башкорт үзәкләрендә иҗади кичәләрен үткәрә. Башкортстанның автоволонтерлар җәмгыяте эшендә актив катнаша, кулыннан килгәнчә махсус хәрби операциядә булганнарга ярдәм итә.
Былтыр Казанда үткән композиторлар бәйгесендә лауреат булган. Агымдагы елда Уфаның “Ихлас” мәчетендә узган Мөнәҗәтләр бәйгесендә 2нче урын алды.
Милләтебез алдындагы олы хезмәтләре, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатына лаек булды.

Бүген дә Лилия Вахитова иҗат белән янып яши. Көзгелеккә юбилей концертын әзерләргә, проектларын дәвам итәргә планлаштыра ул. Иҗат чишмәгез саекмасын, уй-хыялларыгыз тормышка ашсын! Яңадан-яңа матур җырлар һәм проектлар белән куандырып торыгыз халкыбызны! 

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-05-14/yr-il-amy-mi-a-t-nl-kil-4235512

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле