- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Россиядә югары разрядлы токарьлар, пилотлар, стоматолог-имплантологлар, топ-менеджерлар һәм башка күп кенә белгечләр аена 300 мең сумнан күбрәк акча эшли. Бу хакта «Прайм» агентлыгына бәйсез HR-белгеч Зулия Лоикова сөйләде.
Аның сүзләренчә, топ-менеджерлар һәм бүлек җитәкчеләре, урта һәм зур компанияләрнең генераль директорлары, нефть-газ өлкәсендә, IT һәм финансларда ай саен 350 һәм аннан да күбрәк сум акча алалар.
«Шулай ук югары дәрәҗәдәге IT-белгечләр дә бик яхшы акча эшли. «Senior» дәрәҗәсендәге программалаучылар («Golang», «Java», «Python», «C++») топ компанияләрдә 300-450 мең сум ала. 5 ел һәм аннан күбрәк тәҗрибәсе булган ПО архитекторлары, DevOps-инженерлар, Data Scientistsлар 330-450 мең сум акча эшли», – дип сөйләде эксперт.
Түләүле клиникаларда югары квалификацияле хирурглар 300-500 мең сум ала, ә стоматолог-имплантологлар (үз практикасы) – 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр һәм кайбер очракларда аннан да күбрәк. Премиаль сегментта табиб-косметологларның хезмәт хакы 300-400 мең сум тәшкил итә.
Югары түләүле һөнәрләр арасында – шулай ук банкларда, инвестиция фондларында идарәчеләр, кибериминлек буенча белгечләр, халыкара компанияләрдә квалификацияле бухгалтерлар/аудиторлар, performance-маркетинг буенча белгечләр, гражданлык авиациясе пилотлары һәм югары разрядлы токарьлар, диде Лоикова.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/kemnar-300-men-sumnan-kubrak-xezmat-xaky-tulilar-5873033 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday