- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Яклар Украина кризисына кагылышлы берничә пункт буенча килешүгә ирешкән.
19 майда Русия һәм АКШ президентлары — Владимир Путин һәм Дональд Трампның телефон аша сөйләшүләре дөньякүләм зур вакыйгаларның берсе булды. Ике ил президентының әңгәмәсе 2 сәгатькә якын барган. Сөйләшүләрдән соң Русия президенты әңгәмәне эчтәлекле һәм бик файдалы булды дип бәяләде. Лидерлар нәрсә турында сөйләшкән?
Әлбәттә, төп тема — Украина конфликты. Путин Русия белән Украина арасында турыдан-туры сөйләшүләр оештыруда күрсәткән ярдәме өчен Дональд Трампка рәхмәт белдергән. Лидерлар сугыш утын туктату һәм тынычлык килешүе төзү буенча фикер алышкан. «Русия белән Украина ике якны да канәгатьләндерүче компромисс табарга тиеш», —дигән Путин. Ике якның да дөрес юлда булуын билгеләгән, тик ул булачак килешүгә кул кую вакытын атамаган. «Иң мөһиме —Украина кризисының беренче сәбәпләрен бетерү», —дигән Русия лидеры.
Дональд Трамп шулай ук сөйләшү нәтиҗәсе белән канәгать калуын белдергән. Яклар Украина кризисына кагылышлы берничә пункт буенча килешүгә ирешкән. Русия һәм Украина сугыш утын туктату буенча сөйләшүләргә керешәчәк; конфликтны бетерү шартларын кыска вакыт эчендә тикшерү башланачак; килешү параметрларын турыдан-туры Русия һәм Украина үзләре билгеләячәк, дигән белдерү ясаган Трамп. «Украина сөйләшү процессының башка беркем дә белмәгән нечкәлекләрен Русия үзе генә белә», —дигән Трамп. Моннан тыш, ул хәрби хәрәкәтләр туктаганнан соң Русия белән АКШ арасында күләмле сәүдә эшләрен тергезү мөһимлеген ассызыклаган.
Трамп Путин белән сөйләшү йомгакларын Европа Союзы лидерларына белдергән. Ә Рим папасы Лев XVI алдагы сөйләшүләрне Ватиканда оештырырга кирәк дигән.
Путин белән телефон аша сөйләшер алдыннан, Трамп Украина президенты Владимир Зеленский белән дә сөйләшкән. Зеленский Трампка Русиянең 30 көнлек тынычлыкка ризалашуына ирешүне; Трамп катнашлыгында Путин һәм Зеленскийның очрашуын хуплауны; Украинадан башка Украина турында карар кабул итмәү теләген җиткергән.
АКШ президенты белән телефон аша сөйләшүдән соң Русия президенты Владимир Путин белдерү ясады — Русия Украина ягы белән булачак тынычлык турындагы килешүнең меморандумы өстендә эшләргә әзер.
Дональд Трамп Владимир Путин белән сөйләшү бик яхшы үтүен, Русия Украина белән сугыш утын туктату, һәм аннан да мөһимрәге, конфликтны бетерү турында сөйләшүләрне кичектергесез рәвештә башлаячак дип белдергән. Европа чиновниклары Путин һәм Трампның телефон әңгәмәсен Русиянең зур җиңүе дип атаган. Алар шулай ук Трампның «Украина мәнфәгатьләрен сатуы»ннан шүрлиләр икән.
Германия канцлеры Фридрих Мерц АКШ президенты Дональд Трамп белән телефон аша сөйләшкәндә Европаның Украинага ярдәм итүен туктатмаячакларын һәм конфликтны тәмамлау өчен Русиягә басым ясауларын көчәйтәчәкләрен белдергән. Чынлап та, Путин белән Трамп телефон аша сөйләшкәннән соң, Евросоюз илләре Русиягә басым ясауны көчәйтергә сүз берләшкән.
Русиянең Европадагы якын дусты Венгрия исә Украинадагы конфликтны көйләүгә комачауларга кирәкми дигән фикердә. Шулай ук Польша мөһим белдерү ясаган — ул Украинага гаскәрләрен кертмәячәк. «Бу соңгы карар һәм киредән каралмаячак», дип белдергән Польша премьер-министры Дональд Туск.
ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/d-nyada-nil-r-bar/2025-05-22/prezidentlar-ni-hakynda-s-yl-shk-n-4246411 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday