Зөлфия Шакирова: “Балаларның үскәнен дә күрмәдек”

Җырчылар гастрольләрдән кайтып керми шул.. 

Хыял кешене яшәтә, яшәртә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакированың юбилее җиткән икән.

– Зөлфия ханым, яңа дистәлеккә нинди кәеф белән керәсез?

– Кәеф күтәренке, шөкер. Шул яшьне әйтмәсәгез, бөтенләй шәп булачак. Мин әле үз яшемне үзем дә белмим. Дөнья куып, Җәвит белән икәү бер ишектән кайтып кереп, икенчесеннән чыгып киттек. Өчәр айлап гастрольләрдә йөрдек, балаларның үскәнен дә күрмәдек. Оныкларымны үстергәндә генә бала тәмен белдем. Әле мин яши генә башладым: тәмләп, иркенләп, беркайда да ашыкмыйча. Гомер агымсу кебек үтә дә китә икән. Адәм баласы ничек тә яши ул. Кемдер гомере буе кеше рәнҗетә, аннан гомере көзендә тәүбә кылып, илаһи затка әйләнеп башкаларны өйрәтә башлый. Шөкер, үткән гомерем, кылган гамәлләрем өчен үкенерлек түгел. Җәвит белән кулга-кул тотынышып озын юл үттек, алга таба да шулай яшәргә язсын. Без гап-гади авыл балалары. Авыл баласы кечкенәдән авырлык күреп үскәнгәдер инде, хыяллана белә. Без балачактан ук һөнәр сайлап, шул хыялны максат итеп күреп, аннан инде сайлаган юлыбызга тугры калып яшәдек. Ә хәзер яшьләрнең хыяллары юк. Мин аларны чын күңелдән кызганам.

– Хәзер дә хыялланып яшисезме?

– Әлбәттә! Яшьләр белән аралашырга яратам. Алар беләг онытылып китәм. Яшьтәшләрем белән сөйләшә башласам, гел авыру турында сүз кузгаталар. Җәвит тә: “Кешенең зар-моңнарын тыңлап барысын үзеңә җыясың”, – ди. Шуңа позитив күбрәк яхшы уйлар белән яшәргә тырышам. Дөресен әйткәндә, туган көнемне дә үткәрергә яратмыйм. Кеше үзенең яшенә игътибар итмәсә генә, алга зур планнар корып яши аладыр.

ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/2025-05-22/z-lfiya-shakirova-balalarny-sk-nen-d-k-rm-dek-4245740

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле