«Великолепный век» йолдызын төрмәгә утыртканнар

«Великолепный век» сериалында Солтан Сөләйманны уйнаган төрек актеры Халит Эргенч төрмә җәзасына хөкем ителгән. Бу хакта Anadolu агентлыгы хәбәр итә.

Истанбул суды аны ялган күрсәтмәләр бирүдә гаепле дип тапкан. Актерга 1 ел 10 ай һәм 15 тәүлеккә иректән мәхрүм итү җәзасы бирелгән. Гаепләү ягы ике ел һәм өч ай сораган булган. Әмма суд Эргенчның моңа кадәр закон белән проблемалары булмавын исәпкә алган.

Актер суд карарына шикаять бирергә хокуклы.

Эргенч 30 дан артык фильмда төшкән. Ул «Великолепный век», «Моя Родина – это ты», «Отец и сын» һ. б. картиналардагы рольләре белән таныла.

ЧЫГАНАК: https://www.tatar-inform.ru/news/zvezdu-velikolepnogo-veka-prigovorili-k-tyuremnomu-sroku-5985832

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле