- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Балалардан алып өлкәннәргә кадәр яратып ашаган бу ризыклар депрессиягә китерә һәм менталь сәламәтлеккә зыян сала.
Сәбәбе – бу гаять зур эшкәртү юлы үткән продуктлар составында микропластик микъдарының югары булуы.
Мондый фикергә Америка галимнәре килгән. Пластмасса организмнан чыгарылмый, ә кире нәтиҗәне трансмайлар, тоз һәм шикәрнең күп булуы һәм кешенең аз хәрәкәтләнүе көчәйтә. Чипсы да шулай ук. Анда майлар азрак, әмма составында барыбер микропластик бар.
Күптән түгел Бөекбританиядә бары тик сосискалар һәм наггетслар ашап сукырайган малай турында билгеле булды. Табиблар моны ярымфабрикатларны чамадан тыш күп ашау А витамины дефицитына китерү белән аңлаткан. Медицина хезмәткәрләре бала организмында А витамины булмау оптик нейропатия китереп чыгарырга мөмкин дигән фикер белдергән. Бу күрү нервысы атрофияләнә торган авыру.
ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/news/s-lam-tlek/2025-05-21/naggetslar-psihik-s-lam-tlekk-zyyan-kiter-di-4243928 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday