- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Орскида махсус хәрби операциядә катнашучының туганнарына чит кешенең гәүдәсен биреп кайтарганнар.
Гаиләсе сугышчының калдыкларын 2024 ел ахырында алган. Хәрби хезмәткәрнең юридик яктан танылган үлем фактына карамастан, алар ДНК тестын тапшыруны таләп иткәннәр. Экспертиза нәтиҗәсе күрсәткәнчә, биологик материал Орскидагы бу гаилә белән туганлыкта булмаган билгесез кешегә карый.
Җирле ЗАГС үлем турында таныклык биргәнгә күрә, хәрби хезмәткәрне суд аша “терелтергә” туры килгән. Прокурор таләпләре канәгатьләндерелгән, ә таныклык гамәлдән чыгарылган.
ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/news/mobilisation/2025-05-29/svo-katnashuchysyny-gail-sen-chit-keshe-m-eten-birep-kaytargannar-4254880 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday