Айгөл Закирҗанова куанычы белән уртаклашты

Айгөл Закирҗанова Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылы мәдәният йортында Хәния Фәрхи исемендәге «Онытылыр, димә» V төбәкара башкорт-татар җыр бәйгесендә катнашып, 3 дәрәҗә лауреат исеме алып кайткан. 

«Бишенче тапкыр уздырылучы әлеге бәйгедә мин беренче тапкыр катнаштым. Сайлап алу туры онлайн узды. Жюри видеоларыбызны бәяләгәннән соң, конкурсның икенче турына уздым. Аны да уңышлы гына үтеп, гала-концертта чыгыш ясадым, 3 дәрәҗә лауреат исемен яуладым.

Исән булса, быел Хәния апаның 65 яшьлек юбилее булыр иде. Чара мәшһүр җырчыбызның һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланып китте. Бәйгенең ачылышы да бик матур булды.

Бәйгедә мин Хәния апа репертуарыннан «Көт әле, дисең» җырын башкардым,

Әлеге бәйгедә катнашуым һәм лауреат исемен алуым белән бик бәхетлемен», – дип сөйләде Айгөл.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/aigol-zakiranova-kuanycy-belan-urtaklasty-bik-baxetlemen-5873310

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле