Марат Яруллинның тормышта зур яңалыклар

Җырчы Марат Яруллин тормышындагы яңалыклар белән уртаклашты.

“Үземнең фатирыма күчтем, ремонт тәмамланды. Минем өчен бу зур вакыйга. Үзем эшләп алган фатир булуы тагын да кадерлерәк. Озакка сузмыйча, Коръән укытып алдык. Әти-әни, туганнар, якыннар килде. Фатир бәяләрен үзегез беләсез. Күпмедер күләмен алдан ук түләдем, калганы ипотекага. Фатирны бизәү, мебель алуны дизайнер белән бергә эшләдек. Күңелемә ятты, үз өең дә үз көең инде.

– Яшь җырчыларга эстрадада кыенмы?
– Үзеңне күрсәтер өчен мөмкинлекләр күп. Танылу өчен зур акчалар түкмәдем. Хәзер җырчыларга танылу өчен интернет ярдәмгә килә. “Танылу өчен күпме акча кирәк?” – дип сораучылар бар. Продюсер да кирәкми, тырышлык һәм теләк кирәк.
– Бер концерттан күпме акча эшлисез?
– Аллаһка шөкер, барысына да җитә. Төгәл сумма әйтә алмыйм, чөнки финанс мәсьәләләр белән абый шөгыльләнә. Мин, гомумән, акча, мал артыннан кумыйм. Булганына канәгать.
– Эстрадага яңалык кертеп торасыз. Сездән кабатлаучылар да бар кебек. Ачу килмиме?
– Юк, нишләп? Карасыннар, эшләсеннәр. Әгәр мин кемнедер илһамландырам икән, димәк, файдасы тия. Матур итеп кенә урласыннар. Алдан ничектер ачу килә иде. Ә икенче яктан яхшы бит ул. Мәсәлән, Салават абыйны гына алыйк. Күпләрнең Салават абый кебек буласы килә, әмма берсе дә Салават Фәтхетдинов була алмый”, – дигән ул.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-06-02/minem-chen-bu-zur-vakyyga-4260028

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле