Намаздан соң тәсбих тартыргамы?

Һәр намаздан соң тәсбих тарту мәҗбүриме?

“Тәсбих тартуның савабы бик зур. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кем намаздан соң утыз өчәр тапкыр “сөбхәналлаһ”, “әлхәмдүлилләһ”, “Аллаһу әкбәр” һәм йөзенчесендә “Ләә иләәһә илләЛлааһу, үәхдәһү ләә шәрийкә ләһ, ләһүл-мүлкү үә ләһүл-хәмдү, үә һүә галә күлли шәй-ин кадийр” дисә, диңгез күбеге кадәр гөнаһлары булса да, ярлыканыр иде”, ди. Без бу саваптан мәхрүм калырга тиеш түгел”, – дип яза Равил хәзрәт Бикбаев.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/iman/2025-06-03/namazdan-so-t-sbih-tartyrgamy-4262203

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле