Балалар «кызык өчен» ут төрткәч…

9 һәм 6 яшьлек ике бала агачтан ясалган болдырга «кызык ясап» ут төрткән, шуның аркасында бөтен йортны ут камап алган. Бу хакта 2 июньдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Кызлар ялкынны таптап сүндерергә тырышып караган, ләкин барып чыкмаган», – диелә ведомствоның телеграм-каналында.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, беркем дә зыян күрмәгән. Һәлакәт урынында 5 янгын сүндерүче һәм 3 берәмлек техника эшләгән.

Шырпы – балалар уенчыгы түгел, дип кисәтәләр ведомствода. Министрлыкта искәртүләренчә, өлкәннәр балаларга ут белән эш итүнең куркыныч булуы турында аңлатырга һәм аларны караучысыз калдырмаска тиеш.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Игравшие с огнем школьницы подожгли дом в Костромской области. Фото: © МЧС России

ЧЫГАНАК: https://ren.tv/news/proisshestviia/1339377-igravshie-s-ognem-shkolnitsy-podozhgli-dom-v-kostromskoi-oblasti

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле