- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Татарстанда кыска эш атнасы башланды. Бу Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Биш көнлек график белән эшләүчеләр нибары өч көн – 9 июньнән 11 июньгә кадәр эшләячәк. Пәнҗешәмбе, 12 июнь, ял көне булачак. Җомга көнне, 13 июньдә, 8 марттан өстәмә ял көне күчерелү сәбәпле, ял итәчәкбез. Бу атнаның соңгы эш көне – 11 июнь һәм бер сәгатькә кыскарак булачак.
Бу атнада татарстанлылар 23 сәгать кенә эшләячәк. Бу 40 сәгатьлек эш атнасы белән чагыштырганда, ике тапкыр диярлек кимрәк. Әгәр 12 июнь хезмәткәрнең чираттагы ялына туры килә икән, бу очракта отпуск бер көнгә озайтыла.
ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/06/172428/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–