Мәет кысылып калган: Татарстанда коточкыч юл фаҗигасе булган

-- Лейла

Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе 19 июнь иртән Минзәлә районында булган коточкыч юл фаҗигасе турында тәфсиллерәк мәгълүматлар җиткергән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Лада” рулендәге 54 яшьлек ир-ат, тизлекне чамаламыйча, юл кырыенда туктаган фурага килеп бәрелгән. Йөк машинасы ватылу аркасында туктаган булган. Авариядә җиңел машина йөртүченең гомере өзелгән.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/173318/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле