Тикшерү комитеты Чаллы хастаханәсендә бер сабыйның инфекция белән йогышлануы турында җинаять эшен карый, дип яза “Татар-информ”.
Шәһәрдә яшәүче хатын-кыз ведомство башлыгы Александр Бастрыкинга, тикшерүнең озак баруына канәгатьсезлек белдереп, видеомөрәҗәгать юллаган. Аның әйтүенчә, инфекция бала организмында өзеклекләр китереп чыгарган. Җинаять эше буенча комплекслы медицина экспертизасы билгеләнгән. Тикшерү комитеты башлыгы ведомствоның Татарстандагы идарәсе җитәкчелегенә тикшерүне ничек тә тизрәк төгәлләргә һәм аның нәтиҗәләре турында җиткерергә кушкан. Ул шулай ук экспертиза үткәрүне тизләтү бурычын йөкләп, поручениеләрнең үтәлешен шәхси контроленә алган.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/173333/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–