2026 елдан Россиядә пенсияләр ике этапта арттырылачак

-- Лейла

Киләсе елдан Россиядә пенсияләрне ике этапта индексацияли башлаячаклар. 1 февральдән аларны — узган елгы инфляция дәрәҗәсендә, ә 1 апрельдән хезмәт хакларының үсеше буенча буенча арттырачаклар.

РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков Петербург халыкара икътисадый форумында ТАСС агентлыгына шулай дип белдерде. Министр сүзләренчә, соңгы берничә елда пенсияләр 1 гыйнвардан инфляция дәрәҗәсе буенча индексацияләнгән. Хәзер исә индексация 1 февральдән үткәреләчәк, чөнки бу датага узган ел нәтиҗәләре буенча чынлыктагы инфляциянең соңгы күрсәткече билгеләнә. Икенче этапка килгәндә, 1 апрельдән пенсиянең иминият өлеше хезмәт хакларының үсеш темплары буенча индексацияләнәчәк. «Ягъни хезмәт хакы ел дәвамында арта һәм эш бирүчеләрнең социаль фондка нинди суммада иминият взнослары түләвенә йогынты ясый, — дигән Антон Котяков. Икеләтә индексация 2026 елгы бюджетны әзерләгәндә исәпкә алыначагын да әйткән министр. Моңа кадәр Котяков минималь хезмәт хакы күләменең киләсе елда 27 мең сумнан артып китәчәге хакында хәбәр иткән иде.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/173651/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле