«Великолепный век» сериалында Рөстәм паша роле аша Россия тамашачысының йөрәген яулаган танылган төрек актеры Озан Гювен элеккеге сөйгәнен кыйнаган өчен төрмәгә эләккән. Бу хакта HaberGazetesi басмасы хәбәр итә.
Суд аны Дениз Булутсузга һөҗүм итүдә гаепле дип таныган һәм аны ике ел да өч айга ирегеннән мәхрүм иткән. Актер үзе барлык гаепләүләрне кире кага һәм низаг Булутсуз инициативасы белән чыкты, дип белдерә. Шулай ук ул аны агрессиядә һәм яла ягуда гаепли.
Озан Гювен «Великолепный век»тан тыш, шулай ук «Балалайка», «Асли и Керем» һәм башка фильмнарда да төшкән. Исегезгә төшерәбез, май аенда Төркиядә «Великолепный век» ның төп герое – Солтан Сөләйманны уйнаган Халит Эргенчны ялган күрсәтмәләр бирүдә гаепләп, хөкем иттеләр.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/173502/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–