– Эссе җәй җитте. Кибет алларында машиналарга бикләп калдырылган хайваннарны: этләрне, песиләрне еш күрәбез. Бичаралар хәлсезләнеп ята. Бу бит – хайванны интектерү! Аларның хуҗаларына нинди дә булса җаваплылык яныймы?
─ Хайванны эссе көндә тулысынча ябык автомобильдә калдырырга ярамый. Бу аның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч яный. Нәтиҗәләрнең авырлыгына карап, моның өчен административ яисә җинаять җаваплылыгы каралган.
Әгәр хайван зыян күрмәгән һәм бу гамәл йорт хайваннарын асрауга тотуга карата таләпләрне үтәмәү дип квалификацияләнгән булса, кисәтү яисә 1,5 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф белән котылырга мөмкин.
Әгәр җинаять җәзасына һәм хайванның үлеменә китермәгән рәхимсез мөгамәлә фактлары булса, 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф тәгаенләнә ала.
Җинаять җаваплылыгы (Русия Җинаять кодексының 245нче мәддәсе) машинада эсседә калдырылган хайван һәлак булган, яки төзәтеп булмаслык зыян алган очракта башлана.
Сиксән мең сумга кадәр штраф, яки мәддәдә санап үтелгән башка чаралар, шул исәптән өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү булырга мөмкин.
Әгәр дә сез эсседә тәрәзәләре ябык машинада бикләнгән хайванны күрәсез, ә хуҗасы якын-тирәдә юк икән, кичекмәстән полициягә шалтыратырга һәм рәхимсез мөгамәлә турында хәбәр итәргә, наряд килгәнче көтәргә һәм барлык хокук бозуларны фотога һәм видеога теркәп куярга кирәк.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-06-20/hayvan-intekter-chel-rg-za-karalganmy-4283304
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday