Биектау районында коточкыч янгында өч кеше һәлак булган

-- Лейла

Биектау районының Биектау авылының Тукай урамындагы шәхси йортта янгын чыгып өч кешенең гомере өзелгән.

Янгын ике катлы шәхси торак йортта килеп чыккан. 10х10 метрлы йортның беренче каты — кирпечтән, икенче каты агачтан булган. Янгын сүндерүчеләр янган йорт тәрәзәсеннән 7 яшьлек малайны алып чыга алган. Янгын урынында 3 яшьлек малай, 57 яшьлек хатын-кыз һәм 5 яшьлек кыз мәетләре табылган. Янгын нәтиҗәсендә 3 кеше, шул исәптән 2 бала һәлак булды.

Янгынның беренчел сәбәбе кыска ялганыш дип фаразлана.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/173741/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле