Казанда берьюлы биш автобус янган

Казанның ПАТП-2 автобоксында биш автобус янган. Бу хакта  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе хәбәр итә.

Автотранспорт предприятиесе хезмәткәрләре 55 автобусны эвакуацияләгән. Коткаручылар ярты сәгать эчендә янгынны сүндергән. Янгын 60 кв.м. мәйданга җәелгән булган. Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре аның сәбәбен билгеләячәк. Башлангыч мәгълүматларга караганда, гадәттән тыш хәл транспорт чарасы механизмнарының төзек булмавына бәйле.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/06/173833/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле