Ришат Фазлыйәхмәтов бик көчле авыртуы турында сөйләгән

Татар эстрадасының популяр җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов ялларны беседка ясап үткәргән. Артист бу хакта социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә сөйләде.

Эретеп ябыштыру аппараты белән эшләгәннән соң «күзсез» кала язган җырчы. – “Сварка” тотып эшләү – микрофон тотып эшләү генә түгел. Моның белән шөгыльләнүчеләрнең хәлен аңлыйм. Беркөн, битлек кимичә, күзләрне йомып кына эретеп ябыштыру эшләре белән мәш килгән идем. Бик нык әчеткәнлектән, күзләремә төне буе бәрәңге куеп яттым. Аннан инде күршеләрдән битлек алып торасы иттем. Үзем алып кайтканы сынды. Беседканы үзем ясыйм, үзем эретеп ябыштырам. Эшләр гөрли”. – дип инде битлек киеп эшләве сурәтләнгән видеосы астына язып куйган артист.

Җырчы дару урынына ни өчен чи бәрәңге куллануын аңлатырга кирәк дип тапмаган. Бу халык ысулы эретеп ябыштыру белән мавыгучылар арасында киң кулланыла. Ә белгечләр күзләрдә ялкынсынуны бетерү өчен махсус тамчылар һәм мазьлар кулланырга киңәш итә.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/06/173836/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле